17 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
53 яшендә тәүге баласын тапкан
Кабарда-Балкар Республикасының Перинаталь үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз тәүге тапкыр әни булган. Бу хакта «Российская газета» төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Республика Рәисе Питрәч районында кош-корт фабрикасы төзелеше буенча тикшерү үткәрергә кушты
Питрәч районы халкы кош-корт фабрикасы төзелеше мәсьәләсе буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов республикада илкүләм проект буенча күпме юл ремонтланганын әйтте
Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гына да юлларның 200 километры ремонтланган, шуның 164,7 – километры төбәк юллары. Бу хакта ТР Рәисе үз телеграм-каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикада йорт чатларының яртысыннан күбрәге MAX мессенджерына күчкән
Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX илкүләм мессенджерына күчерелгән инде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер бала футбол капкасын күчергәндә аягын сындыру сәбәпле, җинаять эше кузгатылган
Сентябрь аенда Казанда спорт мәктәбендә күнегүләр вакытында тренер берничә кызга футбол капкасын күчереп куюларын таләп иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 17 ноябрьдә көн дәвамында алмашынучан болытлы һава күзәтелә.
-
Яңалыклар
Казандагы «Имәнлек» метро станциясенең кайчан эшли башлаячагы билгеле
Казандагы «Имәнлек» («Дубравная») метро станциясе эшне вакытыннан алдарак – 18 ноябрьдә 06:00 сәгатьтә яңартачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУПы хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре өчен Татарстан Рәисе грантларына бәйге башланды
Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең башлангыч бүлекләре өчен Татарстан Рәисе грантларына бәйге башланган. Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча премиягә дәгъва кылу өчен гаризалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Грантлар күләме – 100 000 нән 300 000 сумга кадәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
-
Яңалыклар
MAX мессенджерында өй чатлары хуҗасының кем булачагына ачыклык кертелде
Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең (Стройнадзор) төбәкләрдәге органнары MAX мессенджерында күпфатирлы йортлар чатларының хуҗасына әйләнәчәк. Бу хакта «ТАСС» Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Әгерҗе районында күперне төзекләндерү эшләре тәмамланган
«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Әгерҗе районының Татар Тансары авылы янындагы Сарсак елгасы аша чыгучы күперне капиталь ремонтлау эшләре тәмамланды. Бу хакта ТР Дәүләт автомобиль юллары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
2026 елда автокредитлар буенча ставкалар 13-15 процентка кадәр кимиячәк
Россиядә автокредитлар буенча ставкалар 2026 елда 13-15 процентка кадәр төшәргә мөмкин. Финанс аналитиклары гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев «Татар-информ»га шундый фаразлары белән уртаклашты.
-
Җәмгыять
Миллиард татарның берсе
«Миллиард.Татар» электрон басмасы, «Ел татары» бәйгесенең халык арасында уздырылган тавыш бирү этабына нәтиҗә ясап, 23 номинациядә җиңүчеләрне атады. Хәзер алар арасыннан төп җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Бәйгегә нәтиҗә Казан Кремлендә ясалачак.
-
Яңалыклар
Энергетиклар сатуны күзәтү белән Дәүләт алкоголь инспекциясе шөгыльләнәчәк
Татарстанда тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны күзәтү бурычын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләделәр.
-
МӨҺИМ
Түләдегезме? Милек салымын түләргә санаулы көннәр калып бара